Китап белән дөнья яктырак һәм матуррак (12+)

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, 24 мартта 17 нче санлы китапханә әдәби калейдоскоп үткәрде. 49 нчы санлы кадет мәктәбенең уртанчы сыйныф укучылары, кызыклы һәм күңелле чарада катнашып, Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгының килеп чыгу тарихы, укуның файдасы турында белде.  

IMG-20210323-WA0029
IMG-20210323-WA0017
IMG-20210323-WA0037
IMG-20210323-WA0023
IMG-20210323-WA0015

«Китаплар ничек барлыкка килүе турында» презентациясе балаларны язу тарихы; папирус, каен тузы, пергамент, кәгазь кебек язу материаллары; китап басу тарихы белән таныштырды.
Укучылар зур кызыксыну белән «Битләрне актарып», «Минем яраткан китап герое», «Әдәби подиум» бәйгеләрендә катнашты, китаптан алынган өзекләрдән авторларны таныды, билгеле бер хәрефкә башланган әсәрләрне атады. Балалар үзләре укыган китаплардан алган кичерешләре белән уртаклашты. 
Чара азагында укучылар: китап ул – бөек Могҗиза, аны сакларга кирәк, дигән нәтиҗә ясады.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: